+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 Май 2020, 09:30

Май — иң җаваплы ай

Бакчагызның җәй көне матур булуы майда башкарылган эшләргә бәйле.

Бакчагызның җәй көне матур булуы майда башкарылган эшләргә бәйле. Шуңа да бүген эшләнәсе бер генә эшне дә иртәгәгә калдырмагыз. Бакчада түтәл казу, утырту эшләренә тотынганчы, иң элек, яшелчәләрнең урынын алыштырып утыртуны да исәпкә алып, схема төзергә киңәш ителә.

Айның икенче декадасында, түтәлләргә кишер, редис, чөгендер, шалкан, суган, петрушка, салат, укроп, кузгалак, фасоль, борчак чәчәргә вакыт. Май урталарында, җир җылынгач, бәрәңге утырту яхшы. Җылы яратучы яшелчә үсентеләрен ачык җиргә май ахырында гына чыгарырга киңәш ителә. Иртәрәк чыгарырга уйласагыз, лутрасил, спанбонд кебек материал белән каплап куегыз. Яшь үсентеләр төбенә янган тирес, яки компост салып чыгу да аларның тизрәк тамырланып китүенә уңай йогынты ясый. Ә ныклап үсеп киткән үсентеләр кырауга бирешми. Яшелчәләргә, чәчәкләргә вакытында су сибәргә, төпләрен йомшартырга, зарарлы бөҗәкләрдән, төрле авырулардан сакларга кирәклеген дә онытмагыз.
Майның өченче декадасында карлыган, крыжовник куакларын зарарлы бөҗәкләргә каршы тузганак төнәтмәсе белән эшкәртегез.
Язның бу аенда бакчада тюльпан, ландыш, рябчик, крокус, гиацинт кебек суганчалылар чәчәк ата. Алар чәчәк ату белән өзеп ташларга ярамый, үзләре корып кипкәнен көтәргә кирәк. 20 майдан соң түтәлгә левкой, лобелия, хризантема, канәфер кебек берьеллык чәчәкләр үсентеләрен чыгарып утырталар. Көннәр җылы торса, настурция, ипомея, алиссум, бәрхет чәчәкләрен чәчәргә була.
Фото: avatars.mds.yandex.ne
Читайте нас