+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 июнь 2020, 13:15

Каен миллеген кайчан бәйләргә?

Кышын яфраклары коелмасын, дисәң, аны вакытын белеп хәзерләргә кирәк.

Каен миллеге коелмасын, яхшы булсын өчен аны июньнең 15ләреннән июль уртасына кадәр хәзерләргә кирәк. Бу вакытка каен инде чәчәк аткан, алкаларын койган, яфраклар файдалы, туклыклы матдәләр һәм табигый эфир майлары белән тулыланган була. Шушы чор аеруча уңайлы.

Миллек хәзерләү өчен иң яхшысы — әле беркайчан да чәчәк атмаган, яшь каен агачы. Аның яфраклары назлы, шома һәм ефәк сыман була. Биек агачларның исә астагы яшь ботаклары яхшырак. Миллекне көннең беренче яртысында кояшлы, коры көнне хәзерләгез. Юл, трасса буйларында үскән агачлардан миллек файдалы булмас.

Шул ук вакытта агачка сакчыл карагыз, ботакларын сирәкләп кенә кисеп алыгыз.

Фото:shkolazhizni.ru


Читайте нас: