— Саклык банкыннан шалтыраттылар. Банкның ялган хезмәткәре минем картадан акча күчерелүен белдерде һәм картаның мәгълүматларын төгәлләштерүне сорады. Мин әйттем. Шул рәвешле картамнан 100 мең сум акчамны урладылар. Акчаны кире кайтарырга мөмкинме?
— Әйе, мөмкин. Сезгә оператив рәвештә мошенниклык турында хокук саклау органнарына (полиция, тикшерү идарәсе, прокуратура) гариза бирергә кирәк. Шуннан соң гариза кабул итү турында теркәү номеры язылган билге алу һәм мошенникларга акча күчерү буенча үткәрелгән операцияне гамәлдән чыгару турында банкка гариза бирү зарур.
2 нөсхәдә алу турында тамга белән шәхсән Саклык банкы офисы аша бирергә кирәк.