Әгәр дә сез Интернет челтәреннән компьютерыгызга күптөрле әйберләр (уен, музыка, кино, документлар һ.б.) күчермисез икән, сезгә антивирус мотлак түгел. Социаль челтәрләрдә утырганда онлайн рәвештә музыка тыңлап, видео караганда бернинди дә вирус йокмаячак.
“Флешка”лар белән еш эшләгәндә, компьютерга Интернеттан күпләп әйбер күчергәндә, сездән башка тагын (балаларыгыз яисә туганнарыгыз) сезнең компьютерны файдаланганда антивирус программаларын куярга киңәш ителә.