— 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар өчен социаль түләүләрне Саклык банкы кредит картасы буенча процентларны түләү өчен тотып калган. Алар моңа хокуклымы? Акчаны кире кайтару өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
— Сезгә картага балалар өчен социаль түләүләр килү турында белешмә алырга һәм суд приставлары хезмәтенә акчаны кире кайтару турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны мөмкин кадәр тизрәк эшләү зарур. Пристав акчаны алганда картада нинди тәгаенләнештәге акча булуын күрми һәм белми, шуңа күрә шундый хәлләр килеп чыга.
Балалар өчен пособие бурычны түләү өчен тотып калынырга тиеш түгел.