Җәй – кояшта кызына, суда коена торган вакыт. Тик, кызганычка каршы, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белми, ә кайберләре, белсә дә, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч тәмамлана: ел саен Русия сулыкларында 10-15 меңләп кеше батып үлә...
Узган ел республика сулыкларында 83 кеше һәлак булган. Анда кеше үлеменең төп сәбәпләре – җиһазландырылмаган урыннарда су коену, исерек хәлдә булу, хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмау, балаларны караучысыз калдыру.
Башкортстанда быелгы кайгылы статистика ачылды да инде. 31 майда Стәрлетамакта 14 яшьлек үсмер батып үлде. Күптән түгел Ашкадар елгасында Стәрлетамак янында берничә минут аерма белән ике малай бата язды. Бәхеткә, аларны вакытында ярдәмгә килгән кешеләр коткарды.
Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә ярдан ерак китмә.
Шуңа күрә дә су буена барырга чыкканчы, яисә балаларыгызны анда җибәрер алдыннан хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерегез. Су үзе рәхәтлек чыганагы булса да, куркыныч мохит санала, шуңа да анда көтелмәгән хәлләргә әзер торуың хәерле.
Йөзә белү – суда хәвефсезлекнең төп гарантияләреннән берсе. Әмма онытмагыз, яхшы йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда һәм башка урыннарда коену яхшырак та, хәвефсезрәк тә, әлбәттә. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынын сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын.
Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Шуңа да су коеныр алдыннан ул тирә белән танышырга, кайда нинди куркыныч сагалау ихтималлыгын өйрәнергә кирәк. Ахыры ни белән төгәлләнәсен уйлап бетермәстән, баш белән суга ташланганчы, башта аяк белән атлап керүең дөресрәк. Чөнки су төбендә бүрәнә, казыклар, рельс, тимер-бетон әйберләр булырга мөмкин. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.
Су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартыгыз. Бигрәк тә балаларыгыз да янда булса. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, үз-үзеңә контрольне какшата. Ә балалар, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак даими игътибарга мохтаҗ. Бу вазыйфаны, гадәттән тыш хәл килеп туса, югалып калмыйча, беренче медицина ярдәме күрсәтә белгән аек акыллы кешегә йөкләү дөрес һәм ышанычлы булачак.
Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез.
Суүсемнәргә чуаласыз икән, чәбәләнмәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз. Аякларыгызны үсемлекләр “җибәрми тора” икән, кулларыгыз белән аны аралап, котылырга тырышыгыз.
Көймәләр, суднолар дулкыныннан да читтәрәк булуыгыз хәерле, винттан барлыкка килгән агымның аска сөйрәве ихтимал.
Су буена җыенасыз икән, алдагы көнгә һава торышы ничек булачагын да искә алыгыз: яшенле яңгыр, көчле җил шулай ук куркыныч. Көчле агымның хәтта яхшы йөзә белгән кешене дә еракка алып китүе бар.
* Таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында су коену тыела;
* суның тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикермәгез;
* чикләүче тамгалардан эчкәрәк йөзеп кермәгез;
* йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килмәгез;
* причал, катер һәм көймәләрдән суга сикермәгез;
* су коенганда шаярмагыз, уйнамагыз, бер-берегезне кул-аякларыннан тотмагыз;
* су астында озак вакытка калмагыз;
* ялганлап ярдәм сорап кычкырмагыз;
* үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килмәгез;
* суга кергәнче берничә җиңел күнегү ясап алырга онытмагыз;
* суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керегез;
* артык тирән булмаган, тирәнлеге нинди икәнлеге билгесез сулыкка һәм якын-тирәдә башка йөзеп йөрүчеләр күп булганда суга сикермәгез (бигрәк тә баш белән);
* суда 30 минуттан да озаккарак калмагыз, температура түбән булганда – 5-6 минут та җитә;
* кояшта янудан саклану өчен комлыкта баш киемендә кызыныгыз;
* йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә рөхсәт ителә.
“Кеше бата!” дип шундук ярдәмгә чакырыгыз;
коткаручылар һәм “Ашыгыч ярдәм” чакыруларын сорагыз;
коткару чарасы яки бер башы төйнәлгән озын бау ыргытыгыз;
Яхшы йөзсәгез, киемнәрегезне һәм аяк киемнәрен салып, батучы янына йөзеп барыгыз. Аңа эндәшегез. Җавап ишетсәгез, аңа үзегезгә тотынып ярга йөзеп чыгарга ярдәм итегез. Әгәр батучы паникага бирелгән булса, сезне дә су астына өстери башласа, көч кулланыгыз. Әгәр аннан котылу мөмкин булмаса, тирән сулыш алып, суга чумыгыз, батучыны да үзегез белән ияртегез. Шулай иткәндә сез аннан котылырсыз. Әгәр батучы аңын югалткан булса, аны ярга чәчләреннән тотып алып чыгып җиткерергә мөмкин.
Зыян күрүчене йөзтүбән каратып, башын оча сөягеннән түбәнрәк иегез;
авыз куышлыгын чистартыгыз;
тел тамырына кинәт каты итеп басыгыз;
укшый, йөткерә башласа – сулыш юллары һәм ашказаныннан су тулысынча чыгып бетсен өчен тырышыгыз;
укшу билгеләре күренмәсә, пульс тоемланмаса – аркага яткырып ясалма сулыш алдырырга һәм массаж ясарга кирәк. Тормыш чалымнары күренә башлауга йөзтүбән каратып, үпкәләреннән һәм ашказаныннан суны чыгару зарур;
“Ашыгыч ярдәм” чакырыгыз.
Кеше су төбенә китсә, аны тапканчы эзләгез. Аннары кабат тормышка кайтарырга тырышыгыз. Моны ул суда 6 минуттан да артыграк тормаган очракта эшләргә мөмкин.
Суга батучыны игътибарсыз калдырырга ярамый. Теләсә кайсы мизгелдә аның йөрәге туктарга мөмкин. Коткаручылар чакыру мөмкинлеге булганда мөстәкыйль рәвештә күчереп йөртмәгез.
артык киемнәрегезне, аяк киемен салыгыз һәм ярдәмгә чакырып кычкырыгыз;
аркага ятыгыз, кулларыгызны киң итеп җәегез, тынычланыгыз, берничә тирән сулыш алыгыз;
коенырга барганда үзегез белән энә яки булавка алырга онытмагыз. Көзән җыера калса, шул урынга энә белән чәнчү ярдәм итәчәк. Булавка булмаса, берничә мәртәбә балтырны чеметү дә ярдәм итә. Көзән җыерудан алай гына котыла алмасагыз, аякның баш бармагын нык итеп тотып алып турайтыгыз. Ярга таба йөзегез.
Сак булыгыз! Су буенда гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез, ялларыгыз фаҗигасез узар.