+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
29 Июня 2020, 09:45

Яланаяк йөрү - файдалы

Яланаяк йөрү бик файдалы.

Яланаяк йөрү бик файдалы.

Яланаяк йөрү кан тамырларына, буыннарга, тән тиресенә һәм хәтта баш миенә яхшы тәэсир итә. Ә бу исә һәркемгә вакыт-вакыт яланаяк йөрергә кирәклеген аңлата. Мәгълүм булганча, аяк табанында мөһим массаж нокталары бар. Аларның һәрберсе билгеле бер әгъзага туры килә. Кеше яланаяк йөргән вакыта барлык әгъзаларга да диярлек массаж ясала һәм кан организм буенча тигез хәрәкәт итә.

Яланаяк йөрүне яссы табанлылык яки аяк табаннарындагы башка кимчелекләр вакытында гына түгел, ә нерв системасына бәйле авырулар, мәсәлән, талчыгу, неврозлар вакытында да игътибарга алырга кирәк. Психик йөкләнешләрдән соң нерв системасын рәткә китерү өчен рефлексотерапевтлар иртәнге чыкта яланаяк йөрергә киңәш итәләр.

Җәйнең матур иртәләрендә сәламәтлегебезне дә ныгытып калыйк!

Фото: pixabay.com
Читайте нас