Телефоннан сөйләшүләр һәрвакыт яхшы гына тәмамланмый, кәефне бөтенләй бозып куючы әңгәмәләр дә еш була. Кайвакыт шундыйларны яздырып алу ихтыяҗы туа.
“Андроид”лы телефоннарның күбесендә мондый хезмәт системаның үзендә теркәлгән. Әңгәмәне яздырыр өчен сөйләшү вакытында “Яздыру / Запись” төймәсенә басарга кирәк.
Әгәр мондый төймә булмаса – “Play Market”тан өстәмә кушымта куярга кирәк булачак.