+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 июль 2020, 07:35

Егетем акчасын кире таләп итә

— Минем (хәзер инде элекке) егетем күлмәк сатып алырга 3000 сум акча күчергән иде. Моны раслаучы язма да бар. Анда акчаның нәкъ менә бурычка бирелүе турында әйтелми. Без аерылыштык, һәм ул акчаны кире кайтаруны таләп итә. Мин акчаны кире кайтарырга тиешме? Ул судка, хокук саклау органнарына яки банкка мөрәҗәгать итеп нидер эшли аламы?

Альмира САДЫЙКОВА.

— Аңа Сез күрсәткән сумманы кире кайтаруга ирешү авыр. Әгәр судка мөрәҗәгать итсә (хәер, 3000 сум өчен судка бирүе шикле), Сезгә судны аның акчаны бурычка түгел, ә бүләк итеп бирүенә инандырырга кирәк булачак. Әгәр суд аның таләбенә шикләнә икән, дәгъвадан баш тартачак.
Читайте нас