+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
3 июль 2020, 07:55

Кайсы җиләк файдалырак?

Җир җиләге, каен җиләне, кура җиләге өлгергән чак җитте. Аларның кайсы файдалырак икән?

Җир җиләге, каен җиләне, кура җиләге өлгергән чак җитте. Аларның кайсы файдалырак икән?

Каен җиләге уйларга ярдәм итә. Аңарда баш мие күзәнәкләренең картаюына юл куймаучы, фикерләү сәләтен яхшыртучы һәм зиһенне яхшыртучы матдәләр бар. Моннан тыш, каен җиләгендә С витамины караҗимеш, әфлисун һәм йөземгә караганда - ике тапкыр, киви һәм грейпфрутка караганда өч тапкыр күбрәк.

Юктан да борчылган кешеләр өчен кураҗиләк ашау файдалы. Ул шулай ук алтынсыман стафилококк һәм күгәрек гөмбәчекләрен үтерергә сәләтле.

Җир җиләге дә файдалы. Организм җиләк кирәген-кирәкмәвен үзе белә. Әле генә сабагыннан өзелгән җиләк файдалырак. Урманнан өйгә кайтканчы ул шифалы көчен бераз җуйган була. Җир җиләге артык үтне бавырдан һәм үт куыгыннан чыгара, канны чистарта һәм үт куыгындагы ташларны эретә. Җир җиләге йөрәк өчен файдалы, атеросклерозны дәвалый, йөрәктә ишемия булганда шифасы бар. Артык тозларны куа. Подагра һәм ревматизмны да җиләк дәвалый.

фото: pixabay.com
Читайте нас