Күп кулланганда алкогольнең теләсә кайсы төре кеше организмы өчен агуга тиң.
Хәер, Бөекбритания галимнәре кызыл коры шәраб өчен кечкенә генә искәрмә ясауны сорый. Мондый эчемлекне атнага бер тапкыр бер бокал эчсәң, ул авырлыкны һәм кан басымын нормальләштерергә ярдәм итәчәк.
Ә ни өчен нәкъ менә кызыл шәраб дип әйтсәк, монда сүз полифенолларның зур концентрациясе турында бара. Кызыл шәрабта алар шулкадәр күп ки, эчәклек бары тик рәхмәт кенә әйтәчәк. Эчемлек шулай ук «начар» холестерин дәрәҗәсен киметергә сәләтле һәм йөрәк-кан тамырлары системасының торышына яхшы йогынты ясый.
Галимнәр кызыл шәрабны аеруча яратучыларга атнага бер генә түгел, ә ике бокал эчәргә рөхсәт итә. Тик күбрәк түгел, югыйсә бөтен файда зыянга күчәчәк.
Фото: tviksiblog.ru