+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 июль 2020, 10:30

Йөрәк борчымасын, дисәгез...

Кардиолог аның өчен иң файдалы витаминны атаган.

Кардиолог аның өчен иң файдалы витаминны атаган.

Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауда кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян иң файдалы витаминны атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, организмда D витаминының дәрәҗәсен белү мөһим. Мәсәлән, Италия галимнәре 2007 елдан 2013 елга кадәр клиник тикшеренүләрнең мета-анализын уздырган һәм 32 эшнең 25ендә бу матдәнең түбән күрсәткечләренең артериаль гипертония үсеше куркынычы югары булуы арасында үзара бәйләнеш теркәлгәнен билгеләгән.

“D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче фактор буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалаганда һәм дәвалаганда комплекслы алым компонентларының берсе булырга мөмкин”, — ди кардиолог.

Русиядә 30-60 нг/мл күрсәткече нормаль санала. Бу күрсәткеч 20-30 нг/мл булганда, D витаминының җитешмәве һәм 20 нг/мл түбән булганда дефицит булуы теркәлә.

Кардиолог сүзләренчә, канда D витамины дефициты булган очракта, препаратны табиб сайларга тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен дә контрольдә тоту бик мөһим.

Фото: Shutterstock / Fotodom
Читайте нас