+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 июль 2020, 05:55

Җиде мең сумга йортны ничек янгыннан сакларга?

Быел җәй безне я яшенле яңгырлары, я түзеп булмаслык эсселеге белән сыный. Әле тегендә, әле монда кабынган янгыннар турында да ишетелеп тора. Ә бит янгыннан саклану өчен әллә ни күп тә кирәкми. Бүгенге язмабыз әнә шул хакта.

Быел җәй безне я яшенле яңгырлары, я түзеп булмаслык эсселеге белән сыный. Әле тегендә, әле монда кабынган янгыннар турында да ишетелеп тора. Ә бит янгыннан саклану өчен әллә ни күп тә кирәкми. Бүгенге язмабыз әнә шул хакта.

Сыйфатлы электр приборлары

Яхшы ул кыйммәт дигән сүз түгел! Сыйфатлы көнкүреш техникасын хәзер һәркем ала ала, ул бик кыйммәт тормый. Көнкүреш техникасы кибетләрендә нибары өч-дүрт мең сумга ышанычлы һәм хәвефсез җылыткыч сатып алырга мөмкин. Өстәвенә, хәзер җәй һәм аларга ташламалар зур. Отышлы!
Кулдан ясалган җылыткычлардан баш тартыгыз — аларда, кагыйдә буларак, ток белән зарарланудан, артык кызудан, кыска ялганыштан саклану җайланмалары юк.
Электр приборларын төзек тоту — бик яхшы гадәт. Безнең тормышта гаджетлар артып тора — телефоннар, планшетлар, һәр бүлмәдә телевизорлар. Электр чыбыгына йөкләнеш көннән-көн арта. Теләсә нинди зыян күргән кабель, хәтта телефон зарядкасы, теләсә кайсы вакытта кыска ялганыш булып тирә-яктагы бөтен нәрсәне кара күмергә әйләндерә ала. Өйдән чыгып киткәндә кирәкмәгән приборларны (шул ук зарядка җайланмасын, телевизорны һ. б.) челтәрдән өзегез. Ә үз участогыңнан киткәндә мичне һәм мунчаны җентекләп карагыз, шулай ук электр приборларын челтәрдән өзегез.

Янгын турында кисәтүчеләр

Бүлмә түшәменә беркетелгән кечкенә түгәрәк тартма — йорт януы турында кисәтүче иң нәтиҗәле чараларның берсе. Аны электрга тоташтырырга кирәкми – җайланма батареядан эшли. Махсус элементлар ярдәмендә ул чыккан төтенне сизә һәм көчле тавышлы сигнал бирә: “Пи-Пи-Пи...” Шуңа күрә аны төтенле датчик дип тә атыйлар. Соңгы берничә ел эчендә янгын турында хәбәр бирүчеләр республикада 400дән артык кеше, шул исәптән 160 бала гомерен саклап калган.
Әйтик, агымдагы елның 7 мартында Зианчура районында хатын-кыз һәм биш бала булган шәхси йорт верандасында янгын чыккан — барысы да шул җайланма ярдәмендә генә исән калган. Май аенда Иглин районында яшәүче бер хатын, тавыш сигналын ишетеп, 9 яшьлек улы белән санаулы секундлар эчендә янган йорттан чыгарга өлгергән.
Җайланманы аз керемле күпбалалы, балалары булган авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр, 55 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнар, бала туганда гаиләләр бушлай ала ала. 183 мең гаилә аны алган да инде.
Әгәр дә шушы категорияләрнең берсенә дә эләкмисез икән, аны үзегез сатып алаласыз. Аның иң гадие 300 сум тора. Аларны махсус кибетләрдә генә сатып алырга кирәк. Һәм вакыт-вакыт батарейкасын алыштырырга онытмагыз.
Җәй көне шәһәр халкы балаларын картәти-картәниләренә илтә. Өлкән яшьтәге кешеләр һәрвакытта да сабыйларның хәвефсезлеген тәэмин итә алмый. Йортта янгын турында хәбәр бирү җайланмасы урнаштыру — ул, чыннан да, сезнең өчен кадерле кешеләрнең гомерен саклап кала алачак.
Әйтик, залга, мансардага һәм гаражга өчне сатып аласыз. Алар барлыгы 900 сум тора.

Яхшы мангал

Җәйне шашлыкларсыз күз алдына да китереп булмый. Иң дөрес рецепт — аны яхшы, сыйфатлы һәм хәвефсез мангалда әзерләү. Һәрвакыт иелеп карарга туры килгәнендә түгел, ә янәшәдә басып тору мөмкинлеге биргәнендә. Бу алай ук кыйммәт түгел – дачниклар өчен һәм хуҗалык товарлары кибет­ләрендә зур стационар мангалларны өч мең сумнан башлап табарга мөмкин.
Шашлык кыздыру фаҗига белән тәмамланмасын өчен, ялкын һәм күмерне караучысыз калдырмагыз, мангал һәм барбекюны агач астында, шулай ук яфрак яки ылыс белән капланган җирдә яндырмагыз, ә сыеклыкны уттан ераграк тотыгыз – ул мизгел эчендә ялкынлана. Пыскыган тәмәкене, шырпыны металл савытка салыгыз һәм су сибегез. Ихатада газ баллоннары, бензин, спирт, ацетон, шулай ук башка янучы матдәләр салынган савытлар тотмагыз.

Беренчел янгын сүндерү чаралары

Чүп-чар яндыру бик куркыныч шөгыль — коры, җилле һавада ут тиз арада тирә-юньгә тарала, шул исәптән күрше корылмаларны да яндыра. Чүп-чарны зур металл мичкәдә яндыру иң хәвефсезе. Андый мичкәгез юк икән, “Авито” яки “Юла”да 500 сумга сатып алырга мөмкин. Әйдәгез, берьюлы ике мичкәгә исәп тотыгыз — икенчесендә һәрвакыт су яки ком булсын. Әгәр дә сез яхшы мөнәсәбәтләрдә һәм хәлегездән килә икән, күршеләр белән берләшергә һәм янгын мотопомпасы сатып алырга мөмкин. Ул җиде меңнән кырык мең сумга кадәр тора.
Ягулык һәм җиңел янып китә торган сыеклыкларны сүндерү өчен универсаль порошок сатып алыгыз – шул рәвешле сез йортның янган диварын гына түгел, компьютер, электр плитәсе, чәйнекне дә сүндерә аласыз. Ул нибары 500 сум тирәсе тора.

НӘТИҖӘДӘ
Җылы төннәр өчен яхшы җылыткыч, өлкәннәр һәм балалар хәвефсезлеге өчен янгын турында хәбәр бирүче өч җайланма, тәмле кичке ашлар өчен сыйфатлы хәвефсез мангал, ике мичкә һәм янгын сүндергечне җиде мең сумга сатып алырга мөмкин. Килешә­сездер, бу үзеңнең хәвефсез­легеңдә һәм уңайлылыгыңда экономияли торган акча түгел.

Походка китте — урманны яндырды

Күп кенә русиялеләргә ялны диңгез буенда үткәрә алмаган елда, шул исәптән табышларын шактый югалту сәбәпле дә, ялның альтернатив төре булып эчке туризм кала. Башкортстанда оешкан төстә яки үзең генә палатка белән машиналарда бара торган йөзләгән урын бар. Кызганыч, кайчагында мондый “кыргый” ял аркасында табигать һәм йөзләгән кеше зыян күрә – кемгә дә булса учакны сүндермәү яки тәмәке тарту да җитә.
Мәсәлән, агымдагы елның 10 июнендә “Җилем” табигать паркында (ул Гафури районы территориясендә) янгын башлана — үтеп керү авыр булган урында бер гектар урман яна. Якынча мәгълүматлар буенча, янгынга 12 кешедән торган туристлар төркеме гаепле булган. Аларны тоткарлыйлар һәм сорау алалар.

БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ

Зур булмаган яну учагын ничек сүндерергә?
Аш бүлмәсендә сөлге янып китсә — аны раковинага ташлагыз, су сибегез яисә кәстрүл капкачы белән каплагыз.
Табада май янса — аны капкач белән тыгыз итеп ябыгыз һәм плитәне сүндерегез. Янган майга су сибәргә ярамый – пешәчәксез.
Чүп чиләгендә чүп янып китсә яки подъезддагы почта тартмасында гәзитләр янса — су алып килеп утка сибегез.
Фатирда янган изоляция исе барлыкка килсә — гомум электр сүндергечне сүндерегез. Балаларга ул урнашкан җирне күрсәтегез.
Көнкүреш техникасы янса — фатирдагы утны яки розеткадан шнурны алып приборларны уттан өзегез, приборны йон юрган, тыгыз тукыма белән каплагыз һәм аны һава кермәслек итеп кыстырып куегыз. Электр челтәренә тоташкан аппаратураны су белән сүндерергә ярамый!
Теләсә кайсы очракта 112 телефоны буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.


Читайте нас