+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
17 июль 2020, 06:00

Сөт өстенә чүп коелмас

Сыер сауганда сөт өстенә чүп коелу күпләрнең теңкәсенә тиядер. Бу хәлдән чыгуның уңайлы гына бер юлы бар.

Чиләк өстенә марля каплау ярдәм итә дә соң, тик аны бәйләү-чишү артык мәшәкать тудыра. Шулай да сөт чиста булсын дисәң, хәлдән чыгуның уңайлы гына бер юлы бар.
Моның өчен даруханәдән медицина башлыгы сатып алырга кирәк. Ул “шапочка-шарлотта” дип атала. Түгәрәк, чите резинкалы башлыкны чиләккә кидереп куярга гына кирәк. Шулай эшләгәндә, бер генә чүп тә чиләгегезгә төшмәс. Аны кагып, юып та торсагыз, күп тапкыр куллана аласыз.
Фото:oboi-dlja-stola.ru
Читайте нас