+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
30 июль 2020, 19:10

Сыйфатсыз товарны кире кабул итмәсәләр...

— Су җылыткыч сатып алдык, ә урнаштырганда җитешсезлеге (бак ага) ачыкланды. Кибет бездән читләште һәм сервис үзәгенең номерын бирделәр. Сатып алганнан соң 5 көн узды. Безгә нишләргә? Мин ремонтланган сыйфатсыз товарны кире кайтаруларын теләмим.

Рәмзилә ГЫЙЛЬМАНОВА.

— Кибетнең гамәлләре законсыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 мәддәсе нигезендә, кеше сатып алынган сыйфатсыз товарны, аны шундый укка алыштыру яки түләнгән акчаларны кире кайтару таләбе белән, сатучыга кире кайтарырга хокуклы. Моны сатучыга тиешле язма дәгъва белдерү юлы белән эшләргә кирәк. Аңа җавапны 10 көн көтегез.
Әгәр баш тартсалар яки җавап бирмәсәләр, сезнең судка шул ук таләпләр белән һәм әхлакый зыянны компенсацияләү турында мөрәҗәгать итү хокукы булачак (шул ук Законның 15 мәддәсе).
Читайте нас