+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 август 2020, 18:10

Симерәсең килмәсә, эчмә!

Билгеле табиб-эндокринолог артык гәүдә авырлыгына китерүче эчемлекләр исемлеген тәкъдим иткән.

Билгеле табиб-эндокринолог артык гәүдә авырлыгына китерүче эчемлекләр исемлеген тәкъдим иткән.

Табиб-эндокринолог Екатерина Иванникова "Комсомольская правда"га биргән интервьюсында артык гәүдә авырлыгына китерә торган эчемлекләрне санап чыккан.

Аның сүзләренә караганда, сут, күәс һәм газлы эчемлекләрдә глюкоза бик күп һәм алар югары гликемик индекска ия. Бу эчемлекләрне даими куллану ашказаны асты бизенә зур йөкләнеш тудыра һәм симерү тудыра.

Моннан тыш, күп кенә кешеләр чәй яисә каһвәгә бик күп шикәр кушып эчәләр. Бу шулай ук организмның гомум халәтенә тискәре йогынты ясый, дип билгеләп үткән табиб.

Фото:centermak.ru
Читайте нас