— Балаларга пособие килә торган исәпкә приставлар арест салды. Бу очракта нишләргә мөмкин?
— Беренче чиратта, социаль пособиеләр күчерүне раслаучы белешмә алырга, ә аннары суд приставына әлеге исәпкә түләттерү мөмкин булмаган акчалар күчерелү сәбәпле, аның арест салынудан азат ителүе турында гариза язарга кирәк.
Әгәр арест алынмаса, пристав гамәлләренә суд тәртибендә шикаять бирү зарур.