+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 сентябрь 2020, 11:45

Чәчкәйләрең толым-толым...

Чәчләр һәрчак коелып, яңарып торырга тиеш. Бу – гадәти күренеш. Әмма чәч коелуның да чамасы бар. Көненә 100-105 чәч бөртеге коелу норма санала.

Чәчләр һәрчак коелып, яңарып торырга тиеш. Бу – гадәти күренеш. Әмма чәч коелуның да чамасы бар. Көненә 100-105 чәч бөртеге коелу норма санала.

Чәчләр һәрчак матур булсын өчен иң элек дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Организм даими рәвештә аксым, май һәм углеводлар белән тәэмин ителергә тиеш.
Чәчләрне җылымса су белән юарга кирәк. Су температурасы уртача 37 градус булырга тиеш.

Чәчне нәкъ менә сезнең баш тиресенә туры килгән шампунь белән генә юыгыз. Каты шампунь яратучыларга аны 1/1 катнашмасында су белән болгатып сөртергә. Чәчкә махсус бәлзәм, эремчек суы тидерү дә файдалы.

Чәчләр өчен төрле майлар да әйбәт. Әмма аларны чәчнең төбенә тидермичә сөртергә кирәк. Майлар баш тиресенә эләксә, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башланырга мөмкин.

Чәчләрне зур тешле агач тарак белән көнгә берничә тапкыр тарау яхшы, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас: