+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
4 сентябрь 2020, 08:15

Җимеш куакларын тукландырырга вакыт

Уңышы белән куандырган карлыган, крыжовник, кура җиләге куак­ларын ашлама белән тукландырырга ва­кыт җитте. Моны ничек итеп дөрес эшләргә?

Уңышы белән куандырган карлыган, крыжовник, кура җиләге куак­ларын ашлама белән тукландырырга ва­кыт җитте. Моны ничек итеп дөрес эшләргә? Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Светлана Дәүләтханова бу уңайдан шундый киңәшләр бирә:
— Тәү чиратта куакларның авыру һәм кыек үскән ботакларын кисегез. Төпләрен казып йомшартыгыз. Әгәр авыру яфраклар күренсә, 1 процентлы бордос катнашмасы белән эшкәртегез. Калий-фосфор ашламасы белән тукландырыгыз. Бер төпкә 30-40 грамм суперфосфат һәм 15-20 грамм калий кирәк булачак.

Җимеш агачларына һәм куакларга су сибүне киметегез, әмма тулысынча туктатмагыз. Нәкъ шушы мәлдә икенче елга уңыш нигезе салына — чәчәкле бөреләр барлыкка килә. Куакка шушы вакытта ярдәм итеп җибәрер өчен җылы су сибәргә кирәк. Кызыл карлыганга — 2, кара карлыганга — 3-4, крыжовникка 4-6 чиләк, кура җиләгенә 1 квадрат метрга 5-6 чиләк су кирәк булыр, — ди белгеч.
Фото: babushkinadacha.ru
Читайте нас