+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
7 сентябрь 2020, 12:10

Кишерне язга кадәр ничек сакларга?

Моның гади генә юлы бар.

Моның гади генә юлы бар.

Кызыл чөгендерне базда күпләп салып, ә кишерне һәр катламын комга күмеп, тартмаларда сакларга киңәш ителә. Ком бик дымлы булырга тиеш түгел. Кызыл чөгендерне бәрәңге өстенә бер рәт итеп салып чыгарга да була.

Тамыразыкларны тартмаларда акбур, торф сибеп яки суган кабыгына күмеп тә саклыйлар. Мул уңыш алган һәр бакчачының яшелчә саклау буенча үз сере бардыр, мөгаен. Бәлки, сезнең арада киңәшләре белән уртаклашучылар табылыр.

Фото: bogorodskoe-zaria.ru
Читайте нас