+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
9 сентябрь 2020, 09:40

Агулы гөмбәне ашарга яраклысыннан ничек аерырга?

Түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез.

Түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез. Гөмбә җыю вакыты да җитте. Алардан төрле азык әзерләргә була, кышкылыкка саклар өчен дә ысуллар күп. Әмма гөмбә белән сак булырга кирәк. Агулы гөмбә кешене үтерергә дә мөмкин. Ашарга яраклы гөмбәләрне ничек аерырга соң? Ашарга яраклы гөмбәләрнең иң еш очраучы билгеләре: Сабагында "итәк" бар. Эшләпә астында көпшәсыман бер катлам тора. Аңардан тәмле ис килә. Эшләпәләрнең үз төре өчен хас күренеше һәм төсе бар. Гөмбәдә төрле бөҗәкләр, коңгызлар һәм суалчаннар булырга мөмкин. Агулы гөмбәләрнең иң еш очраучы билгеләре: Гөмбәләрнең төсе гадәти булмый, яисә алар бик чагу була. Эшләпәләрендә клейга охшаш матдә бар. Кискәндә сабагында бөтенләй бүтән төрле төс барлыкка килә. Бөҗәкләр агулы гөмбәгә якын да килми. Гөмбәдә дару, хлор исе булырга мөмкин. Эшләпә астында көпшәсыман катлам булмый. Фото:spbdnevnic.ru
Читайте нас