-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 сентябрь 2020, 13:20

Алмаларны җил койганда...

Кышкылыкка бик тәмле пирог эчлеге ясыйк.

Кышкылыкка бик тәмле пирог эчлеге ясыйк.

Синоптиклар бу көннәрдә республикага көчле җил килүе турында хәбәр итә. Димәк, алмагачларда пешеп утырган алмалар да дәррәү коелып бетәчәк. Ә менә җил коеп төшергән алмалар белән ни эшләргә соң? Бу очракта безнең киңәш сезгә ярдәмгә килер дип уйлыйбыз.

5 килограмм алмага 1-1,5 килограмм (алманың әчелегенә карап) шикәр алына.
Юылган алмаларның эчендәге төшләрен алганнан соң, юка гына кисәкләргә турап, шикәр сибәргә һәм өстенә авыр әйбер куярга кирәк. Алманың суты чыккач, кайнатып чыгару белән стерильләштерелгән банкаларга ябарга.

Мондый алма кышны да хуш исен югалтмый, банкада яхшы саклана. Бәлеше искиткеч тәмле килеп чыга. Тик банканы ачкач, тиз арада алмаларны кулланырга кирәк. Шуңа да мондый эчлекне ярты литрлы банкаларга ябу отышлы.

Фото: fotokonkurs.ru
Читайте нас: