+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 сентябрь 2020, 07:20

Кабак кына димәгез, салат ясап ашагыз

Кабактан бик күптөрле ризык әзерләргә була.

Кабактан бик күптөрле ризык әзерләргә була.

Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре һәм башкалар.
Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авыруларга да уңай тәэсир итә.

Әле кабак өлгергән вакытта менә шушы рецепт буенча салат ясап карагыз. Иң мөһиме - ул бик тәмле һәм файдалы.
Кабак салаты өчен кабакны, кишерне эре угычтан уарга, аз гына тоз сибәргә, бал яки шикәр комы кушарга. Алманы шакмаклап турарга, кабакка салырга һәм лимон согы сибәргә. Үсемлек мае салып бутагач, өстенә вакланган әстерхән чикләвеге сибеп, табынга бирергә.

Фото: pixabay.com
Читайте нас