+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 сентябрь 2020, 07:05

Чәчәкләргә көзен дә тәрбия кирәк!

Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәге Башкортстан филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге белгече киңәшләр бирә.

Бакчада гөрләп үскән күпьеллык чәчәкләргә көзен аеруча игътибар кирәк. Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәге Башкортстан филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге белгече Мәнәвәрә Хисаметдинова чәчәк үстерүчеләргә түбәндәге киңәшләрне бирә:

— Күпьеллык чәчәкләр — флокс, астра, дильфиниум, лилия, ландыш, примулаларны бүлеп, яңа урыннарга утыртырга була. Бөреләре сәламәт булган үсентеләрне утыртыгыз, ә авыруларны секатор белән кисеп ташлагыз, киселгән урынына агач көле сибегез. Шулай итсәң, авыру керми, череми дә. Һәр үсентене башта алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып торырга кирәк. Бу ысул авырулар булдырмау өчен яхшы.
Бакчада пионнарны бүлеп, күчереп утыртырга була. Август ахыры-сентябрь башы — моның өчен уңайлы вакыт.
Розаларны да кышка әзерли башлагыз. Кипкән чәчәкләрен, ботакларын, куакның уртасыннан үсеп чыккан яшь ботакларны кисеп алырга кирәк. Әгәр авырулар күренсә, 1 процентлы сода эремәсе яисә “Фитосоприн-М” препараты белән эшкәртегез.
Клематис — бик иркә куак. Аңа әле фосфор һәм калий кирәк: бер куакка 0,5 аш кашыгы суперфосфат һәм калий җитә. Киләсе елда клематис матур һәм эре чәчәкләр белән сөендерсен, дисәгез, бор кислотасын бер стакан кайнар суда эретегез. Бу катнашманы суга кушып, куакка сибегез.
Ирисләрне дә башка урынга күчереп утыртырга була. Бу эшне сентябрь ахырына кадәр башкарыгыз. Ириснең тамырлары нык. Аларны кул белән генә сындырып, бераз киптерегез, күмер оны сибегез. Яфракларын 10-15 сантиметр озынлыкта гына калдырырга кирәк. Утыртканда тамырлары 5-7 сантиметр тирәнлектә булырга тиеш, — ди Мөнәвәрә Сөләйман кызы.
Читайте нас