+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
16 Сентября 2020, 09:20

Шоколад картаюдан саклый

Белгечләр бу татлы ризыкның бик файдалы да икәнлеген күптән дәлилләгән.

Белгечләр бу татлы ризыкның бик файдалы да икәнлеген күптән дәлилләгән.

Мәсәлән, Бөекбритания белгечләре шоколадның тире яман шеше (меланома) килеп чыгу ихтималлыгын киметүен ачыклаган.

Эш шунда: шоколад күзәнәкләрдәге аксым җепселләрен җимерелүдән саклый һәм тиредәге матдәләр алмашын яхшырта икән. Шоколад флавоноидларга бай, шунлыктан кан тамырлары тыгылу һәм баш миенә кан саву ихтималлыгыннан саклый, йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы.

Аңардагы кебек файдалы катнашмалар кызыл шәрабта һәм йөземдә дә бар.

Фото: pixabay.com
Читайте нас