Ингредиентлар барысы да кул астында булганнардан. Яшь, тыгыз кәбестә, акмай, уылган сарымсак, тәмләткеч үләннәр алабыз.
Кәчәнне дүрт өлешкә, ә ул өлешләрне тагын да икегә бүләбез. Кәбестә таралып китмәсен өчен һәр өлештә кәчән кисәге дә калдырырга кирәк.
Акмайны йомшарганчы җылытабыз. Аның белән һәр киселгән өлешне майлыйбыз. Яфрак араларын да онытмыйбыз. Арытаба тоз, сарымсак, тәмләткеч үләннәр сибәбез.
Духовкага пергамент кәгазе җәябез, кәбестәләребезне сак кына шунда тезәбез. 180 градус кызулыкта 25 минут пешерәбез.
Телне йотарлык булачак! Янына сосиска, сарделька, колбаска кебек ризыклар да хәстәрләргә мөмкин.
Фото: MediaСоль