Берничә көн дәвамында тоз салмыйча суда гына пешерелгән ботка ашасагыз, йөзегез ял иткән матур кыяфәткә керер. Барлык төр ярмалар да ябыгырга булыша. Ашкайнату органнары өчен шулай ук бик файдалы. Эч катканда, артык килограммнардан котылырга теләгәндә шулай ук ботка ашагыз. Боткалар онкологик авырулардан да саклый.
Солы боткасы клетчаткаларга искиткеч бай. Эчәкләрне чистарта, шлак һәм токсиннарны чыгара, канда холестеринны киметә, кан тамырлары стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра. Канда шикәр күләмен тиешле дәрәҗәдә тота. Шикәр чиренә каршы профилактика урынына кулланалар.
Карабодай боткасы калорияле азык түгел, әмма клетчаткалар бәрабәренә организм озак тук хәлдә йөри. Канда шикәр һәм холестерин күләмен нормальләштерә. Андагы минераллар һәм витаминнар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Тимергә бай, ә ул исә организмда гемоглобинны нормада тота. Моның өчен юылган карабодай ярмасына төнгә кефир салып калдырырга кирәк.
Тары боткасы канда холестеринны һәм глюкозаны нормальләштерә. Анда калий күп, ә ул кан басымын җайга салырга, кан тамырларын чистартырга һәм ныгытырга булыша.
Дөге боткасының уникаль үзенчәлеге – кандагы протеин концентрациясен төшерә. Атеросклерозны һәм кан басымы күтәрелүне кисәтә. Йөрәк һәм кан тамыры мускулларын ныгыта.
Кукуруз боткасы май һәм углеводлар үзләштерүне акрынайта. Ә бу исә кандагы шикәр озак вакыт тиешле дәрәҗәдә тора дигән сүз. Анда антиоксидантлар күп, аеруча – селен. Ул картаюны киметә, йөрәк мускулларын яшь һәм сәламәт тотарга булыша. Кукурузны даими куллану гипертониядән саклый.
Арпа боткасындагы күп витаминнар, магний һәм тимер йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы. Бу ботка тромбозлар барлыкка килүдән саклый, дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".
Фото: "Саулык. Татар халык медицинасы".