— Баламның әтисе хөкем ителгән. Ә аның полициядә хезмәт итәсе килә. Бу мөмкин микән? Фамилиясен үзгәртсенме, әллә әтисе баласыннан баш тартсынмы?
— Баладан баш гарту мөмкин түгел, суд аша ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә генә була. Мондый дәгъваны баланың әнисе бирә ала.
Фамилияне алыштыруның мәгънәсе юк, чөнки Эчке эшләр министрлыгы базасына яңа фамилияне керткәндә әтисенең хөкем ителүе шулай ук күренәчәк. Полиция мәктәбенә бала укырга керә ала, әмма менә алга таба эшкә урнашу кыенрак булачак.