+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
25 сентябрь 2020, 04:45

Көзен кайсы яшелчәләрне чәчәргә?

Түбәндәге исемлеккә игътибар итегез.

Түбәндәге исемлеккә игътибар итегез. Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Сентябрьдә һәм октябрь башында көннәрнең җылы торуы нәтиҗәсендә үсемлекләр тамыр җибәреп, бераз ныгып кала. Язын исә беренче уңышны да җыеп алырга була. Түбәндәге тәмләткечләрне көзен утыртып калдырыгыз: сарымсак кара суган кузгалак яфрак-петрушка укроп кишер чөгендер Халык сынамышлары буенча сарымсакны 14 октябрьгә кадәр утыртып калырга кирәк. Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм, җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә курыкмагыз, салкында шытымнар ныгып кына китә. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – 2-3 градус җылылык. almet-rt.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас