Буын ялкынсынуы (артрит) дәвамлыга әйләнмәгәндә, дәвалану өчен түбәндәге чараны кулланып була.
Моның өчен сүрән ут өстендә 100 грамм умарта балавызын эретеп, аңа ярты стакан аракы, 5 аш кашыгы коры горчица һәм 1 аш кашыгы камфара мае өстәп болгатыгыз.
Катнашманы марляга яисә кәгазьгә сылап, авырткан буынга куегыз. Аннан соң өстен каплап, җылы әйбер белән бәйләгез дә балавыз суынганчы тотыгыз.
Ике тапкыр шушы чараны куллангач, авырту басыла төшәр. Шулай 10 тапкыр дәвалану дә җитә.
Сәламәт булыгыз!
Фото: ru.depositphotos.com