— Мин Казахстанда яшәсәм дә, 2000 елдан — Русия гражданы. 2002 һәм 2007 елда туган ике балам бар, алар да — Русия гражданнары. Минем ана капиталына хокукым бармы? Нурсилә БЕРДЫЕВА.
— Әйе, сезнең ана капиталына хокукыгыз бар. Ана капиталына хокук, бала туган вакытка ана һәм бала Русия гражданнары булса, барлыкка килә. Шуңа күрә, әгәр дә үзегез һәм балаларыгыз Русия гражданнары икән, сез ана капиталын рәсмиләштерә аласыз.