+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
9 октябрь 2020, 08:40

Минем пенсиям артачакмы?

— Мин — пенсионер. Кызым мәктәпне тәмамлап университетка укырга керде. Балалары укыган вакытта әниләренең пенсияләре артмыймы? Чыгымнар күпкә арта бит.

— Мин — пенсионер. Кызым мәктәпне тәмамлап университетка укырга керде. Балалары укыган вакытта әниләренең пенсияләре артмыймы? Чыгымнар күпкә арта бит. Әлфинә ГАФАРОВА.
— Картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның страховка пенсияләренең фиксацияләнгән өлеше арта. Бер тәрбияләнүче (иждивенец) өчен каралган өстәмә түләүнең күләме пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле. Әйтик, эшләмәүче пенсионерга бала тәрбияләгән өчен 1 895,30 сум өстәләчәк. Студент теләсә кайсы уку йортында көндезге бүлектә укырга тиеш.
Әгәр студент академия ялы алган икән, пенсия күләме шулай ук артачак. Бары хәрби хезмәткә бару өчен укудан туктап тору гына бу кагыйдәдән искәрмә булып тора.
Әгәр студент көндезге бүлектән башка төрле белем алу статусына күчсә, пенсиягә өстәмә түләү гамәлдән чыгарыла.
Студентның яше 23 яшьтән артмаска тиеш.
Читайте нас