+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
9 октябрь 2020, 13:00

Орлык суганын шулай саклагыз!

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк.

Алдагы елда уңыш яхшы булсын өчен аны дөрес сакларга кирәк. Саклар өчен 1-2,5 см диаметрлы суганнарны калдыралар. Эре суганның чәчәк ату куркынычы зур, 1 сантиметрдан ваграгын саклап булмый, язга кадәр ул кибә. Шуңа аларны көздән утыртып калдыралар.

Суганны тартмага яки чүпрәк капчыкка тутырыгыз. Бер савытка 25 сантиметрдан биегрәк итеп суган салмагыз. Суганны өйдә +16...+18 градуста караңгы салкынча урында сакларга кирәк. Дымлылык 50-70 процент булырга тиеш. Айга бер тикшерергә, бозылганнарын алырга онытмагыз.

Суган орлыгын кыш азагында сатып алсагыз, утыртканчы +18 градуста тотарга тырышыгыз. Аннан бер тапкыр 8 сәгать дәвамында +40 градуска кадәр җылытыгыз. Болай эшләгәндә суган чәчәк атмый.
Фото:myogorodik.ru
Читайте нас: