+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
16 октябрь 2020, 11:35

Туфракны көздән әзерләгез

Киләсе елда уңышның нинди булуы көздән үсентеләргә әзерләнгән туфракка бәйле.

Киләсе елда уңышның нинди булуы көздән әзерләнгән туфракка бәйле. Иң беренче кагыйдә – җирне яшелчәләр үскән бакчадан алырга кирәкми. Чөнки анда бер сезон яткан корткычлар һәм авырулар булуы көн кебек ачык.

Иң яхшысы, туфракны каен урманыннан алып кайтырга. Нәкъ агач төбеннән түгел, ә тирә-ягыннан казып алыгыз. Каен фитонцидларга бай, аның туфрагында яшелчә яхшы үсәчәк.

Ә менә ылыслы туфрактан файдаланырга киңәш ителми — ул яшь үсентеләрнең тамырын “яндыручы” катлаулы матдәләргә бай.

Көздән әзерләнгән туфракны целлофан пакетларга салырга кирәк. Шәһәр җирендә — балконда, авылда келәт кебек урында сакларга була. Әмма чәчүгә ике атна кала аны өйгә кертергә кирәк. Шулай ук кышын берничә тапкыр өйгә кертеп, җир эреп беткәнен көтегез, ә аннары янә салкынга чыгарыгыз. Берничә тапкыр эретеп-туңдырып алу туфракны зарарлы микроорганизмнардан арындырачак.
Фото:.botanichka.ru
Читайте нас: