-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 ноябрь 2020, 22:05

Табында һәркөн булсын...

Йогышлы авырулар таралган вакытта организм чирләргә бирешмәсен өчен туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Йогышлы авырулар таралган вакытта организм чирләргә бирешмәсен өчен туклануга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Әлбәттә, төрле җиләк-җимештән ясаган морслар, чәйләр эчү белән бергә үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрне дә онытмаска кирәк. Бигрәк тә тозлаган кәбестә табында һәркөн булырга тиеш. Ә менә яшелчәләрнең витаминнары саклансын һәм файдасы булсын, дисәгез, түбәндәге киңәшләргә дә колак салыгыз.

Яшелчәләрне пешерер алдыннан гына чистарталар һәм турыйлар. Аларны суда озак тотарга ярамый, чөнки витаминнары югала.

Яшелчәләрне салкын суга салмагыз, кайнап торганына салыгыз, шулай эшләсәгез, витаминнарны күбрәк саклап калырсыз.

Файдалы матдәләрнең байтагы яшелчә пешкән шулпага күчә, шуңа күрә аны түкмәгез, аш, соуслар әзерләүгә файдаланыгыз.

Туңдырылган яшелчәләрне эретергә тырышмагыз, турыдан-туры кайнап торган суга салыгыз. Шулай эшләгәндә алар тәмлерәк тә була, витаминнары да яхшырак саклана.

Фото: budetezdorovy.ru
Читайте нас: