Экспертлар тиредәге үзгәрешләрне ачыклауның гади генә ысулын тәкъдим итте.
Тире яман шеше барлыкка килүнең төп билгесе – тәндә яңа миңнәр барлыкка килү, булганнарының үзгәрүе. Бу хакта Melanoma UK оешмасы белгечләренә сылтама белән “Express” басмасы яза.
Меланома – пигмент күзәнәкләреннән үсә торган яман шеш. Нигездә, тиредә, сирәк кенә күзнең лайлалы тышчасында урнаша. Организмның аңа каршы иммун көче нык булмау сәбәпле, яман шешнең бу төре тиз тарала торганнардан санала.
Тиредәге үзгәрешләрне ачыклау өчен экспертлар “ABCDE” ысулын кулланырга киңәш итә. Бу аббревиатурада "A" – формасы, "Б" – чикләре, "C" – төсе, "D" диаметры (меланома һәр очракта диярлек диаметрда алты миллиметрдан артык), "E" аның эволюциясен аңлата.
Әгәр тәнегездәге миңнең төсе, формасы яисә күләме үзгәрүен күрәсез икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иртәрәк ачыкланган яман шеш авыруын дәвалау мөмкинлеге дә югарырак, дип билгели экспертлар.
Фото:ria.ru