+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
13 ноябрь 2020, 07:55

Акчаны кире таләп итәләр

— Мин июнь аенда эшсезлек буенча исәпкә бастым, өч тапкыр акча алдым, беренче тапкыр — 3500, икенче тапкыр — 11000 һәм өченче тапкыр сентябрь ае өчен 12400 сум. Рәсми рәвештә 31 августта эшкә урнаштым һәм хәзер сентябрь өчен алган акчаны кире кайтаруны таләп итәләр, эшкә урнашу турында кисәтергә кирәк иде, диләр. Тик мин моны белмәгән идем, миңа нишләргә?

Гөлнара САФИУЛЛИНА.

— Сентябрь ае өчен акчаны сезгә кире кайтарырга туры киләчәк, чөнки пособие эшсезләргә генә түләнә, ә сез инде сентябрь аенда ук эшләгәнсез.
Әгәр сезгә акчаны берьюлы кайтару кыен икән, сез мәшгульлек үзәге белән акчаны бүлеп кайтару турында килешә аласыз. Сез акчаны кире кайтармыйсыз икән, гадәттә мәшгульлек үзәге судка дәгъва бирә, һәм ул сезнең файдага булмаячак.
Читайте нас