+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
18 ноябрь 2020, 07:40

Бердән артык ярамый!

Йомырка белән артык мавыгып, авыруга сабышуыгыз ихтимал.

Йомырка белән артык мавыгып, авыруга сабышуыгыз ихтимал.

Тәүлегенә бердән артык йомырка ашаучы кешеләрдә шикәр чире барлыкка килүе мөмкин. Кытай медицина университеты экспертлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр, тикшеренү үткәреп, аның барышында туклануның кеше организмына нинди йогынты ясавын өйрәнгән.
Белгечләр, йомырканы даими куллану диабет үсеше куркынычын арттыра, дигән нәтиҗәгә килгән. Бу очракта авыруның барлыкка килү хәвефе 60 процентка арта икән.

Соңгы ун елда Кытай халкы рационында йомыркалар саны ике тапкыр арткан, дип билгели экспертлар. Тикшеренү нәтиҗәләре әлеге продуктны куллануның кешеләрдә диабет үсешенә йогынты ясавын күрсәткән.

Элегрәк Кытай экспертлары, тавык йомыркасы сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин, дип белдергән иде инде.

Фото:svoimirykami.club
Читайте нас