+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
27 ноябрь 2020, 10:33

Урамда акча тапсаң, нишләргә?

Урамда бердәнбер көнне төшеп калган кәшилүк таптыгыз ди, ә аның эчендә зур гына күләмдә акча! Нишләргә? Шатланып, кесәгезгә салып куяргамы? Болай иткәндә, җинаятьчегә әйләнүегез дә бар! Адвокат киңәшенә колак салыйк әле.

Юристлар белдерүенчә, урамда акча яки башка әйберләр тапканда, кичекмәстән бу хакта аларның иясенә хәбәр итү зарур. Кирәкле мәгълүмат табылдыклар арасында булса, әлбәттә.
Андый мәгълүмат күренмәсә дә, акчаны кесәгә "шудырырга" ашыкмагыз. Полиция бүлегенә яки урындагы хакимияткә акча, әйбер табу хакында хәбәр итегез.
Табылган әйберләрне үзегездә сакларга яки саклык камерасына бирергә мөмкинсез. Язма рәвештә кайчан, кайда акча (әйбер) табуыгызны теркәп бирегез, әгәр дә аларның иясе табылмаса, үзегездә калдырырга теләвегезне ассызыклагыз.
Хокук белгечләре әйтүенчә, акча (әйбер) табучы аның хуҗасыннан акчаның, шулай ук әйбер бәясенең 20 процентын сорарга хаклы.
Тапкан акчаны яшереп калдырган очракта, сез җинаятьчеләр исемлегенә керергә һәм закон каршына бастырылырга мөмкинсез.
Фото: rg.ru
Читайте нас