Русиянең баш наркологы моңа бәйле үз киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Кеше алкоголь белән биш мең ел таныш. Эштәге уңышсызлыклар яки шәхси фронттагы казанышлар, кайту-китүләр, туган көннәр — берсе дә хәмерсез үтми. Җан һәм тән сәламәтлеген озак елларга саклау өчен алкоголь белән үзара мөнәсәбәтләрне ничек корырга? Русия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының баш наркологы — медицина фәннәре докторы, профессор Евгений Брюн социаль челтәрләрдәге шушы һәм башка сорауларга җавап бирә.
— Кешенең алкогольгә бәйлелеге кайчан формалашуын ничек билгеләргә? Бу бәйлелекнең формаль билгеләре бармы? Сырага бәйлелектән ничек котылырга? Кайберәүләрнең көндәлек нормасы 4-5 литр сыра, күбрәк тә була...
— Наркология сыра, шәраб яки аракы алкоголизмын аермый. Бу бер авыру — хроник алкоголизм. Яки, алкоголь куллануга бәйле рәвештә, кеше-нең үз-үзен тотышы бозылу. Әмма үзенчәлекләре дә бар. Аракы алкоголизмы вакытында баш мие зыян күрә. Шәраб алкоголизмы булганда, нигездә, бавыр һәм йөрәк таркала. Сыра алкоголизмы вакытында — йөрәк-кан тамырлары системасы, ә аннары бавыр зарарлана. Әмма финал бер — өзлегү һәм баш миенә зыян килү.
Сырага бәйлелек теләсә кайсы башка бәйлелек кебек үк. Барыннан да элек бу алкогольгә патологик омтылыш, даими эчү турында уйлау. Беренче этапларда гадәти алкоголь куллану күңелле тойгылар уята, кәефне күтәрә. Организмга рәхәтлек китерүе сыраны алга таба да куллану теләге тудыра. Бу акрынлап махмырның симптомнары үсүгә — кәеф төшүгә, борчылуга һәм еш йөрәк тибүенә китерә. Болар — теләсә кайсы төр эчкечелек өчен гомум симптомнар.
Сыра алкоголизмының үз үзенчәлекләре дә бар: даими рәвештә шешенү, күкрәктә авырлык хисе сизү. Кеше сыра эчеп исерсә, аңы бутала, ул карар кабул итә алмый, кайда булуын оныта... Әлбәттә, тәүлегенә 4-5 шешә сыра — бик зур доза. Алкогольдән тыш, бу организмда тоткарлана торган сыек-лыкның бик зур дозасы да. Йөрәккә йөкләнеш бик зур. Моннан тыш, сыра — газлы эчемлек. Ул организмга тиз тарала, шуңа күрә чын “алкоголь һөҗүме” бара, бу баш мие күзәнәкләрендә бик авыр чагылыш таба.
— Яңа ел киче өчен алкоголь эчемлекләрен ничек дөрес сайларга? “Һәрвакыттагыча” килеп чыкмасын өчен, югыйсә безнең компаниядә төрле кешеләр бар. Тик бөтенләй алкогольсез өстәл ясыйсы килми...
— Принциплар гади — алкогольне мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк. Яңа ел төне озын, акрынлап арыта, йокы килә, хәмернең бу хәл-шартларда ничек тәэсир итәчәге билгеле түгел. Ярым йоклаган баш миенә алкоголь килеп кергәч, исереклекнең патологик формалары күзә-телә: агрессивлык яки, коматоз форма булганда, кеше аңын югалтып егыла. Шуңа күрә яңа ел төнендә алкоголь мөмкин кадәр азрак булырга тиеш.
Аңлашыла ки, төнге 12дә барысы да диярлек шампан шәрабы күтәрәчәк. Әмма эчемлек бик мәкер-ле, ул газлы. Баш миенә химик тәэсире бар, шуңа күрә аннан соң зур тәнәфес ясарга кирәк. Бездәге баллы шампан шәрабы эчү традициясе бик аңлашылмый. Гадәттә, дөньяда аны эчмиләр, ә коры шампан эчәләр. Гомумән, баллы алкогольне эчү бик зарарлы, ә баллы газлы алкогольне эчү икеләтә һәм өчләтә зыянлы. Алкоголь артыннан конфет яки шоколад кабып кую да начар. Газлы эчемлекләрдән соң ашказанын саклый торган ашамлык кабарга кирәк.
Әмма, беренче чиратта, артыгын эчмәскә. Өстәве-нә, һәрвакыт өстәл артында утырырга ярамый, хәрәкәт итәргә һәм ашауны туктатып торырга кирәк. Урамга чыгып керү яхшы. Ә бездә, гадәттә, бик күп эчәләр һәм ашыйлар, берничә сәгать өстәл артыннан тормыйлар. Күпмедер вакытта эчкән алкоголь ашаган ризыктан артып китә һәм баш миенә бик зур зыян китерә. Ә менә кеше хәрәкәт иткәндә алкоголь тизрәк эшкәртелә.
— Тигез күләмдә кабул иткәндә нинди алкоголь организмны азрак җимерә: сырамы, шәраб-мы, каты эчемлекләрме, алкогольле коктейль-ләрме?
— Бу бик җитди мәсьәлә. Күп нәрсә шәхси үзен-чәлекләргә бәйле. Алкоголь эшкәртү өчен ферментлар булмаса яки нерв системасына зыян килгән очракта, теләсә нинди алкоголь дозасы кешене психотик халәткә китерә. Ә Бехтерев практикасында кешенең көненә бер чиләк аракы эчкән һәм ул алкоголик булмаган очрагы теркәлгән. Аерма бик зур. Барысы да генетикага, баш мие һәм бавыр биохимиясенә бәй-ле. Вәзгыятькә дә бәйле.
Хәзер водительләргә аеклыкка экспертиза вакытында канда алкоголь нормасын керттеләр — 0,3 промилле. Бу нәрсә дигән сүз? Барысын да тигезләгәннәр. Әгәр 0,3 промилледан кимрәк булса, кеше исерек түгел дип исәпләнә һәм ул машина йөртә ала. Әмма кешенең шәхси үзенчәлекләрен беркем дә белми. Кайбер кешеләрдә хәтта алкогольнең минималь дозасы да хәрәкәтләр координациясе бозылуга, дөрес карар кабул итмәүгә һәм башкаларга китерә ала.
Шуңа күрә без нәрсә зарарлырак һәм файдалырак икәнен әйтә алмыйбыз. Барысы да кеше организмының шәхси үзенчәлекләренә бәйле.
— Күңел ачу барышында “тормоз”ны ничек булдырырга? Кайчагында кешеләр һәм шартлар яхшы булганда, иртәнгә кадәр күңел ачарга һәм эчәргә була. Ә менә аннары бик авырга туры килә, бигрәк тә әгәр дә икенче көнне ниндидер планнар булса. Компания белән “бер дулкын”да булганда, эчүдән баш тарту бик авыр, еш кына артык чикне билгеләү дә кыен...
— Һәр кеше бу мәсьәлә буенча җитди карар кабул итәргә һәм алкоголь куллануны чикләргә тиеш. Башка юл юк.
Кайчагында: “Ничек ябыгырга?” дип сорыйлар. Күбрәк хәрәкәт итәргә һәм азрак ашарга. Алкоголь кармагына ничек эләкмәскә һәм икенче көнне чирләмәскә? Азрак эчәргә!