Күпләребезнең баш авыртып итектергән чаклары еш була.Баш авыртуын басар өчен дару капканчы кул астында булган чараларны да кулланып булуын онытмасак иде.Мәсәлән, бер бүлем сарымсакны икегә ярып, шуның белән чигәләрне усаң, баш авыртуы тиз бетә.Җылы сырганак суында чүпрәкне чылатып, 10-15 минутка маңгаегызга куегыз. Чүпрәк кипкәч, яңадан чылатыгыз.Вакланган арыш ипиеннән яңа кайнап чыккан җылы "ботка"ны тигез итеп киҗемамык чүпрәккә сылагыз да маңгайга куегыз (ипиле ягы белән). Бәйләвечне тиз алыштырып торырга кирәк, ипи кибәргә өлгермәсен. Бәйләвечне 5әр минутлык тәнәфесләр белән 20 минут тотыгыз. Ул - баш авыртудан нәтиҗәле чара.Фото: kubnews.ru