+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
2 Декабря 2020, 11:25

Теш сызлаганда нишләргә?

Түбәндәге киңәшләрне истә калдырыгыз.

Түбәндәге киңәшләрне истә калдырыгыз. Гадәттә, теш кич сызлый башлый. Инде табибка барырга соң, ә алда озын төн көтә. Бу вакытта нишләргә? Түбәндәге киңәшләрне истә калдырыгыз.
1. Авыртуны баса торган теләсә нинди препарат кулланыгыз (нурофен, кетаннар һ.б.).
2. Авызны чайкатып, теш арасындагы ризыклардан котылыгыз. Суга тоз, сода һәм йод кушарга да мөмкин.
3. Вакланган суган яисә сарымсакка тоз кушып, аннан тампон ясап, авырткан тешкә куегыз.
4. Эфир майлары сеңдерелгән марля тампоннарын кулланыгыз.
5. Валокордин - теш авыртуын дәвалау өчен билгеләнгән чара түгел, әмма кыска вакытка булса да нәтиҗә бирә. Тампон ясап, авырткан тешкә куегыз.
6. Теш тамчыларын кулланыгыз, бу препарат һәр даруханәдә диярлек сатыла.
7. Зур һәм имән бармак арасына яисә теш авырткан яктагы колакка массаж ясагыз. Файдасы тияр.
Фото: samolet.media
Читайте нас