+12 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
10 Декабря 2020, 09:25

Cыерның яшен ничек белергә?

Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сыерның ничә яшьтә икәнлеген мөгезенә карап беләләр.
18 айга кадәр яшен санау өчен мөгез озынлыгын үлчиләр. Бозауның мөгезе гомеренең беренче ай азагында төртеп чыга һәм ай саен 1 сантиметрга үсә. Мөгезне үлчиләр һәм нәтиҗәгә берне кушалар. Мәсәлән, 5 сантиметр мөгезе булган бозау алты айлык дип исәпләнә.
Сыерның яшен мөгезендәге боҗралар күрсәтә. Ул агач кәүсәсендәге боҗраларны хәтерләтә, тик тышкы якка гына чыга. Монда барысы да гади: боҗра ничәү булса, сыер шулкадәр бозаулаган. Хәзер нәтиҗәгә 2не кушарга кирәк (бу - бозаулаганчы узган вакыт). Кысыр калган еллар да мөгездә чагылыш таба — боҗралар арасында киңрәк ара ясала, дип яза igelek.ru.
Фото:pixabay.com