+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
11 декабрь 2020, 06:45

Егетем белән күрештермәс өчен...

— Миңа 16 яшь, әти-әнием паспортымны яшереп куйган, чөнки мин берничә ай элек егетем янына рөхсәтсез бардым, әмма хәзер моны эшләргә җыенмыйм. Аларның паспортны алырга хокукы бармы? Һәм иң мөһиме — алар аны мин өйдә булмаганда алган. Моны танырга теләмиләр, гәрчә йөзләреннән һәм тавышларыннан аларның алуы аңлашыла. Бу очракта нишләргә?

Миңа 16 яшь, әти-әнием паспортымны яшереп куйган, чөнки мин берничә ай элек егетем янына рөхсәтсез бардым, әмма хәзер моны эшләргә җыенмыйм. Аларның паспортны алырга хокукы бармы? Һәм иң мөһиме — алар аны мин өйдә булмаганда алган. Моны танырга теләмиләр, гәрчә йөзләреннән һәм тавышларыннан аларның алуы аңлашыла. Бу очракта нишләргә?
Эльвина ШАҺИЕВА.


— Кешенең паспортын алырга беркем дә хокуклы түгел, шул исәптән, паспорт иясенең ничә яшьтә булуына карамастан, әти-әнисе дә. Паспортыгызны алып, әти-әниегез сезнең хокукларыгызны чикли, бу ярамаган гамәл булып тора. Опека органына да, полициягә дә мөрәҗәгать итә аласыз.
Читайте нас