+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
14 декабрь 2020, 16:20

Чи балык белән сак кыланыгыз...

Балык саклау серләрен белә идегезме?

Балык саклау серләрен белә идегезме?

Балыкны суыткычка сөт, май, эремчек белән янәшә куярга ярамый, чөнки сөт ризыкларына тәмсез тәм керә.

Чи балыкны ит, колбаса, сыр янында сакларга ярамый. Чи балыкны пешергәч, микроблары юкка чыга, ә менә янында торган продуктлар авыру микрофлора белән зарарланырга мөмкин.

Туңдырылган чи балыкны һәм пешереп туңдырылган балык итен сакларга уйласагыз, туңдыргычка аны чиста кәгазгә төреп урнаштырыгыз. Әгәр балык туңдырылмаган икән, ул чакта эчен-тышын чистартып, пешергәнче суыкта тотыгыз.

Балык ризыкларын, консерваларны, уылдык, тозлы, киптерелгән һәм ысланган балыкны суыткычның аскы киштәсендә, туңдыргычтан ераграк урында сакларга киңәш ителә.

Фото: мастер-повар.рф
Читайте нас: