-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
15 декабрь 2020, 15:20

Дөрес юына беләсезме?

Мәскәү табибы Василий Фроловның дөрес юыну буенча киңәшләрләренә колак салыгыз.

Мәскәү табибы Василий Фроловның дөрес юыну буенча киңәшләрләренә колак салыгыз.
Табиб кайнар сулы ваннада озак яту, чәчне еш юу һәм көн саен мунчала белән юынуның зарарлы икәнен билгеләгән.
Атнасына бер тапкыр эссе мунчада тирләп юыну һәм салкын су белән коенуның файдалы икәнен инкарь итми Фролов. Ә менә су температурасы 40 градустан арткан ваннада биш минуттан да артык ятарга ярамавы хакында кисәтә.
Су кайнарлыгы 35 градуска кадәр булса, ваннада 15 минут ятарга ярый. Озаграк булган хәлдә йөрәккә һәм кан тамырларына начар йогынты хәвефе арта. Тән тиресе өчен дә яхшы түгел, ул тизрәк картая.
Табиб әйтүенчә, көн саен мунчала белән юыну тәнне киптерә һәм тиредә микротравмалар хвефен арттыра. Бу үз чиратында дерматология авыруларына китерергә мөмкин. Душ өчен йомшак гель куллану отышлы.
Мунчаланы атнасына ике-өч тапкырдан артык кулланмау хәерле. Ә тән скрабын – бер генә тапкыр!
Чәчегез еш майланмаса, башны атнасына ике генә тапкыр юарга куша табиб. Көн саен юу баш тиресен артык киптерә һәм проблемаларга китерә.
Мәскәү табибы сүзләрен искә алып, юынганнан яхшылап сөртенегез.
Фото: omsk.bezformata.com
Читайте нас в