+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
18 декабрь 2020, 07:20

Акчаны башка кешегә алган иде...

— Минем егетем башка кеше өчен кредит рәсмиләштергән (тегесенең Русия паспорты юк) һәм соңгысы инде бер елга якын акча бирми, кредитны егетем түли. Бу проблеманы ничек хәл итеп була?

— Минем егетем башка кеше өчен кредит рәсмиләштергән (тегесенең Русия паспорты юк) һәм соңгысы инде бер елга якын акча бирми, кредитны егетем түли. Бу проблеманы ничек хәл итеп була?
Лиана ГАБДУЛЛИНА.


— Сезнең егетегезгә акча нәкъ менә башка кеше өчен алынган һәм аңа тапшырылуы турында дәлилләр җыярга тырышырга кирәк. Бу кешегә телефон аша шалтыратырга һәм сөйләшергә була; акчаны кире кайтару турында таләп язарга була; бу кешене башка танышлары белән очраштырырга һәм әлеге темага сөйләшү оештырырга була. Әгәр бу кеше акчаны кире кайтармый икән, аны суд тәртибендә түләттереп була.
Шул ук вакытта кредит буенча йөкләмәне сезнең егетегездән беркем дә төшермәячәк. Әгәр кредит аңа алынган икән, кредитны түләү дә нәкъ менә аннан таләп ителәчәк.
Читайте нас