— Әни белән әти ЗАГСка кермичә генә 40 ел бергә яшәделәр, өч уртак балалары бар. 2016 елда машина сатып алдылар һәм әтигә рәсмиләштерделәр. 2018 елда әти Интернет аша 14 яшькә яшьрәк хатын белән таныша һәм аның белән ЗАГСка керә. Әти шушы көннәрдә вафат булды һәм машинасы яшь хатында калды. Машинаны кире кайтарырга мөмкинме?
— Сезгә әтиегезнең хатыны белән килешергә кирәк. Әгәр дә килешеп булмаса, судка мөрәҗәгать итәргә һәм машинагызның сезнең акчага сатып алынуын расларга туры киләчәк. Әгәр машина никахка кадәр сатып алынган булса, әтиегез вафатыннан соң 4 варис булачак һәм 4 кешегә бүленәчәк, ягъни аның хатыны 1/4 өлешкә дәгъва итәчәк. Сез әтиегезнең яшь хатыныннан аның өлешен сатып ала аласыз.