+17 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 декабрь 2020, 11:05

Яңа елга ничек әзерләнергә?

Яңа елга санаулы гына көннәр калды. Аны ничек лаеклы итеп каршы алырга? 2021 елның билгесе булып Ак үгез тора. Белгечләр аңа куәт һәм көч, тәвәккәллек, тирән акыл кебек сыйфатлар хас икәнлеген билгели. Киләсе елның мәшәкатьле кәбисә елыннан соң килүен дә онытмыйк. Тирә-юньдә пандемия хәвефе дә саклана. Шуңа да Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә әлеге үзенчәлекләр дә күз уңыннан чыгарга тиеш түгел.

Яңа елга санаулы гына көннәр калды. Аны ничек лаеклы итеп каршы алырга? 2021 елның билгесе булып Ак үгез тора. Белгечләр аңа куәт һәм көч, тәвәккәллек, тирән акыл кебек сыйфатлар хас икәнлеген билгели. Киләсе елның мәшәкатьле кәбисә елыннан соң килүен дә онытмыйк. Тирә-юньдә пандемия хәвефе дә саклана. Шуңа да Яңа елны каршыларга әзерләнгәндә әлеге үзенчәлекләр дә күз уңыннан чыгарга тиеш түгел.

Бурычлы үлмәс, дисәләр дә...

Коронавирус китергән күңел төшенкелегеннән һич котылырмын димә. Бәйрәмгә әзерләнгәндә дә һәрдаим үзен сиздереп торачак әле ул. Әмма Яңа елны каршылаганда күпләр үткән елга йомгак ясап, башлаган эшләрен тәмамлауны алгы планга куя. Шуңа да иске ел мәшәкатьләреннән арынып, пандемиягә бәйле проблемаларны беразга кичектерүне, хәтта онытуны да максат итеп алыйк.
Ләкин бурычлар (банк кредиты, коммуналь түләүләр һ.б.), кем әйтмешли, һич арттан калмый. Алардан котылуның юлы да бер генә – вакытында түләп кую. Бу яктан караганда ил Хөкүмәтенә борчылырга урын юк. Салым инспекциясе тикшеренүләре күрсәтүенчә, Русиядә бурычларның зур өлеше нәкъ менә елның соңгы көннәрендә түләнә. Якты, матур тормышка өмет итүчеләрнең Яңа елга бурычларсыз аяк басарга омтылуы табигый. Кемнәргәдер биргән вәгъдәләрне мотлак үтәү турында да истән чыгарырга ярамый.
Яңа ел табынын күңел тынычлыгында үткәрик, дисәк, әлеге кагыйдәләрдән читләшмик.

Чүп-чардан арыныгыз!

Сүз дә юк, Яңа елга “яхшы әзерлек” финансларны тәртипкә салу, шул исәптән, гаилә кассасын барлау, атап әйткәндә, чыгымнарны ачыклау белән генә чикләнми. Йортны тәртипкә китерү аерым әһәмияткә ия.
Иң беренче чиратта ел дәвамында туйдырган әйберләрдән котылу җаен табарга кирәк. Өлкән яшьтәге хуҗабикәләр моны кунакка кайткан балаларына тапшыручан. Әмма кирәкмәгән әйберләр бер өемгә туплангач, йорт хуҗаларына аларны янә бер кабат карап чыгу мөмкинлеге бирелә. Чүплеккә озатыласы кирәк-ярак беразга кимергә дә мөмкин, әлбәттә, чөнки араларында күңелгә аеруча якыннары да ачыклана. Әмма монысы һич куркыныч түгел. Иң мөһиме — йорт та, андагы бүлмәләр дә шактый бушап кала.
Авылда абзар-куралар шулай ук чистартуны көтә. Хәзер ишле мал асрау­чылар азайды, әмма кош-корт тотучылар бар әле. Шуңа да абзарны чүп-чардан арындыру янгын хәвефсезлегенә дә хезмәт итә.
Фаразлар буенча, Яңа елда явым-төшемнең мул булуы көтелә, гыйнвар башында кар аеруча мулдан булмакчы. Эш коралларыннан көрәкләрне йорт ишеге тирәсенә туплап куегыз. Булдыклы хуҗалар көрәкләрен тәрәзә тирәсенә куеп калдыра, чөнки көрт басып, ишек ачылмас булса, карны тәрәзә аша чыгып көрәргә туры килмәгәе.

Кышкы мунчаның тәме

Яңа ел алдыннан мунча керү гадәте киң таралу белән бергә, аның матур һәм файдалы чара икәнлеген ел да исбатлап тора. Әйе, әллә нигә бер тапкыр килгән бәйрәм мунчасыз булмый. Көнкү­рештәге быелгы чикләүләр дә моңа комачаулык итә алмас, мөгаен. Яңа ел киче быел шактый салкын булмакчы, дисәләр, мунчаны берничә көн алданрак ягып җылыту хәстәрен күрегез. Заманча мунчалар мондый мөмкинлекне бирә. Гомумән, алдан җылытылган мунчаның файдасы да күбрәк, чөнки мич тиз кызу белән бергә, чабыну бүлмәсендә дымлылык азая, пар да корырак була.
Яңа ел мунчасы истә калсын өчен кунакчыл хуҗаларның төрле алымнар куллануы билгеле. Мәсәлән, соңгы елларда мичкә алмагач утыны ягу гадәте урнашып килә. Агачның бу төре кыздыру сәләтенең югары булуы белән билгеле. Аның күмере дә эссене мичтә шактый озак тотарга сәләтле. Һәрхәлдә, имән утыныннан күпкә өстен ул. Алмагач утынын алдан хәстәрләп кую хәерле. Моның өчен иске бакчалардагы корыган алмагачлар бихисап.
Әйтергә кирәк, Яңа ел алды мунчасы күпләр өчен, чын мәгьнәсендә, истәлекле вакыйга булып тора. Мунча яратучылар аңа җәйдән үк әзерләнә башлый. Атап әйткәндә, чабыну өчен махсус минлекләр әзерләнә. Алар исә берничә төрдән. Каеннан, имәннән бәйләнгәннәре — иң нык тарал­ганнары. Алар арасында әрем үләне кыстырылганнары иң якын туганнарга һәм дусларга тәгаенләнгәннәр рәтендә. Мондый минлек белән чабынганда үзеңне җәйге урманда йөргән кебек хис итәсең. Гомумән, Яңа ел мәҗлесе нәкъ менә мунчада чабынып чыкканнан соң башлана да инде.

Шашлык-машлык

Киләсе елда тормыш-көнкүрешкә кагылышлы берничә законга үзгәрешләр гамәлгә керә. Мәсәлән, ихаталарда учак ягу тыелачак, шашлык кыздыру исә махсус урыннарда гына рөхсәт ителәчәк. Әйткәндәй, шашлык мәйданчыклары (мангал зонасы) хәзер күпчелек ихаталарда җиһазландырылган. Әмма быелгы 31 декабрьдә әле махсус мәйданчык булмаган ихаталарда да шашлык ашап, искечә бәйрәм итү мөмкинлеге бар. Күпләр моны кулдан ычкындырмаячаклар, билгеле.
Мангалны кабызып җибәрү өчен күмерне мунча миченнән алу отышлы. Әлеге максатта тимер соскы куллану кирәклеге аңлашыладыр.
Форсаты чыккач, шуны да билгеләп үтик: кибетләрдә сатылган күмер экологик яктан бигүк чиста түгел, чөнки ул сәнәгать предприятиеләрендә чыгарыла һәм технология буенча күмер химик матдәләр кулланып сүндерелә. Ә аларның инде күмергә сеңеп калуы сер түгел. Янып киткәч чыккан ис тә сиздереп тора моны.

Чыршыга да илле грамм кирәк

Пандемиягә бәйле, быел Яңа ел мәҗлесенә ишле кунак чакыру хупланмаса да, дөнья хәлен белеп булмый, “кызып” алгач, бәйрәм белән котларга теләүчеләр, гадәттә, күбәя. Чирдән куркып, аларны йортка кертмәү һич килешмәс. Бер сүз белән әйткәндә, гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга кирәк.
Моның өчен, башка еллардагы кебек, йортны бизәми булмый. Мәшәкатьтән куркып, бәгъзе берәүләр чыршы куймаска карар иткән икән – алар нык ялгыша. Ни өчен дигәндә, ылыслы агачларның коронавируска каршы тору сәләтенә ия булуы ачыкланган. Ылыс төнәтмәләрен кулланучылар саны артуы – шуның нәтиҗәсе.
Чыршы урнаштырып, исә, ике куянның койрыгын бергә тотарга киң мөмкинлекләр ачыла. Бердән, йорт бәйрәм төсе алса, икенчедән, төнәтмә өчен ылыска урманга барасы түгел. Яңа ел чыршысы, дисәк тә, хәзер ылыслы агачлардан күпләр өстенлекне наратка бирә. Хуш исе белән чыршыдан һич калышмаган яшь наратның энәләре тиз генә коелмый. Монда инде төп шарт: наратны сулы савытка урнаштыру. Бер литр су сыйдырышлы мондый өчаяклар күптән кулланыла.
Бизәлгән нарат бәйрәм төсен бер ай дәвамында сакласын өчен булдыклы хуҗалар суны тозлый. Бу өлкәдә бай тәҗрибәле белгечләр исә суга ким дигәндә биш төймә аспирин сала. Белүебезчә, бу даруның кеше өчен үзенчәлеге – ул канны сыеклый. Нарат та, тере организм буларак, суны шактый күп “эчә”. Әлеге үзенчәлекне күздә тотып, аерым белгечләр нарат куелган өчаяктагы су савытына якынча чиста спиртын да жәлләми. Нәтиҗәләр искиткеч: йортка ылыс исе, моңа өстәп, бәйрәм яме рәвешендә, сизелер-сизелмәс кенә хәмер исе дә тарала. Әйткәндәй, һәр икесенең исе дә коронавируска каршы юнәлтелгән. Димәк, бәлагә каршы көрәш менә шулай бәйрәм шартларында да киң фронт белән дәвам итә.

Иң шәп бүләк

Халык фикерен өйрә­нүче тикшеренүләр күрсә­түенчә, Яңа елга иң яхшы бүләк — акча. Тикше­ренүгә җәлеп ителгәннәр­нең 45 проценты шулай дип исәпли һәм якын­нарының бүләккә акча бирүләренә исәп тота.
Әмма бүләкнең һәр­кайсы кадерле. Алар арасында коронавируска каршы битлекләр дә булачак. Монысы инде табигый, чөнки пандемия һич бирешергә уйламый.


Читайте нас: