-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
31 декабрь 2020, 14:30

“Маэстро” салаты

Яңа ел табынына бу салатны әзерләмичә калмагыз.

Яңа ел табынына бу салатны әзерләмичә калмагыз.

Бүген сезгә тәкъдим иткән “Маэстро” салаты тәмле дә, матур да килеп чыга.
Бу тәмле салатны әзерләү өчен 200 грамм краб таякчыклары, 200 грамм консервланган шампиньон гөмбәсе, суган, ярты стакан пешкән дөге, бер кечкенә банка консервланган кукуруз, бер яшел кыяр, өч пешкән йомырка, майонез, кыздырыр өчен үсемлек мае, яшел үләннәр кирәк.
Краб таякчыкларын, йомырка, кыяр, суган, гөмбәне ваклап турарга. Суган белән гөмбәне кыздырырга. Салат савытына башта - дөге, аннары йомырка, краб таякчыклары, кыяр, суганлы гөмбә, кукурузны чиратлап салырга. Һәр катына майонез сөртергә. Иң өске катка вакланган йомырка сарысы сибеп, яшел үләннәр белән бизәргә. Бу салат тәмле дә, бик матур да килеп чыга.

Фото: дарник.рф
Читайте нас: